ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Республика балалар психоневрология шифаханәсенең баш табибы вазыйфасына Хәбиров Рәис Әхәт улы билгеләнде.
1959 елның 16 ноябрендә туды.
1982 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан медицина институтын, 2014 елда «Предприятиедә икътисад һәм идарә итү» белгечлеге буенча «Россия кооперация университетын» тәмамлый.
1982-2001 елларда – КДМУның эчке авырулар кафедрасы ассистенты, доценты, профессоры,
2001-2005 елларда – Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсе тармагын үстерү буенча башлык урынбасары,
2006-2008 елларда – Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең Медицина университеты клиникасы директоры,
2008-2014 елларда – Казан шәһ. Медицина университеты клиникасының баш табибы,
2014-2016 елларда – Мәскәү шәһәрендә «Асал Дыш Тиджарет» АҖ (Төркия) проектлары буенча директор,
2016-2017 елларда – «РТЮ» ААҖнең фәнни клиник үзәге» ДБССУ һөнәри белем бирү үзәге башлыгы,
2017-2018 елларда – « РТЮ» ААҖнең Казан станциясендә бүлекләндерелгән клиник хастаханәсе» ДБССУ баш табибы.