4 апрельдә РФ Пенсия фондында Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау мәктәбе узачак. Мәктәп катнашучыларына йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу куркынычы һәм аларны профилактикалау чаралары турында сөйләячәкләр.
Чараны оештыручылар – «Портавита Хелс» ҖЧҖ, «Зәңгәр тасма» дигән Инсульт белән авыручыларга ярдәм фонды һәм Өченче буын университеты.
Билгеле булганча, йөрәк-кан тамырлары авырулары – Россиядә халык үлеменең төп сәбәбе. Татарстанда әлеге авырулардан республиканың һәр бишенче кешесе җәфа чигә.
БССО мәгълүматларына караганда, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан булган барлык үлемнәрнең ¾ өлешен сәламәтләндерү һәм сәламәт яшәү рәвешен гомер буе үтәү, шулай ук үз-үзеңне тоту факторларын коррекцияләү хисабына булдырмый калырга мөмкин.
Чара барышында «Портавита Хелс» һәм «Зәңгәр тасма» фонды белгечләре йөрәк-кан тамырлары авыруларының симптомнары һәм профилактикалау чаралары турында лекцияләр укыячаклар, когнитив мотивация һәм хәрәкәт активлыгы буенча докладлар белән чыгыш ясаячаклар. Мәктәп кысаларында чыгыш ясаучылар йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерә торган яки аларны үстерүгә ярдәм итүче куркыныч факторларын бетерү буенча, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен алып бару буенча гамәли киңәшләр бирәчәкләр.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау мәктәбе 4 апрельдә 16:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһ., Некрасов ур., 7 йорт. Керү ирекле.