Бүген Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне билгеләп үтелә

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

2 апрельдә ел саен Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне үткәрелә (World Autism Awareness Day). Аның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын аутизм белән кешеләргә ярдәм итү һәм аларның тормыш сыйфатын күтәрү кирәклегенә җәлеп итү. 2007 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан дата билгеләнгән иде. 2019 ел көненең темасы – «Ярдәмче технологияләр, актив катнашу».

Аутизм (грек теленнән «аутос» - үзем) –  социаль үзара хезмәттәшлек дефициты һ.б. белән характерлана торган неврологик бозылу ул. Барыннан да элек, ул үзара хезмәттәшлек дефициты, эшчәнлекнең стереотиплыгы һәм сизү әгъзаларыннан алынган мәгълүматка стандарт булмаган реакция белән характерлана. Аутизм билгеләре өч яшькә кадәрге балаларда күренә. Шул ук вакытта аутистик спектрның бозылуы (АСБ) зәгыйфьләнгән танып белү күнекмәләрендә дә, ниндидер күренекле күнекмәләрдә яки билгеле бер темага карата югары кызыксынучанлыкта да чагылыш табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International