Казанда хезмәт коллективларында ВИЧ профилактикасы турында сөйләделәр

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Казан шәһәренең Хезмәт сараенда узган семинарда Татарстан профсоюзлары вәкилләренә хезмәт коллективларында ВИЧ профилактикасы турында сөйләделәр. Киңәшмә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева җитәкчелегендә узды. Очрашуга республика профсоюз оешмалары, ТР профсоюзлар аппараты бүлекләре җитәкчеләре, шулай ук профактив чакырылган иделәр.

Профилактика бүлеге мөдире – Республика СПИД үзәгенең табибы-эпидемиологы Лилия Мөхәммәдҗанова Республика профактивына СПИД һәм ВИЧ очракларын кисәтү мәсьәләләрендә төрле яклап хезмәттәшлек сорап мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан ВИЧ-йогышы таралуның уртача дәрәҗәсе булган территорияләргә керә. Моннан тыш, соңгы елларда ВИЧ-йогышының кимүе билгеләп үтелә.

Исегезгә төшерәбез, түләүсез һәм аноним экспресс-тест узу «СПИДны һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССУдә эш көннәрендә 8:00дән  башлап 18: 30га кадәр түбәндәге адрес буенча узарга мөмкин: Казан шәһ., Н. Ершов ур., 65нче йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International