5 апрельдә 8.00 сәгатьтән башлап 12:00 сәгатькә кадәр Республика кан үзәгендә (Җиңү Проспекты, 85) «Игелекле тамчы» донор акциясе узачак. Акцияне оештыручылар Казанның 18 яше тулган барлык яшәүчеләренә бу язны игелек билгесе астында үткәрергә һәм кан доноры булырга тәкъдим итәләр.
DonorSearch.org булышлыгы белән «Игелекле Казан» проекты белән берлектә ТР ССМ Республика кан үзәге Казан шәһәре халкына алга таба кичектермәскә, ә инде хәзер үк изге эшләр башкарырга тәкъдим итәләр. Иң гади һәм кулай, әмма бик мөһим игелекле гамәлләр – кан донорлыгы ул.
DonorSearch сервисында теркәлү узган һәр донорны безнең партнерлардан күңелле бүләкләр көтә.
18 яшьтән алып, авырлыгы 50 килограммнан ким булмаган һәм ярамаган билгеләре булмаган теләсә кайсы кеше донор була ала. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш.
Акциядә теркәлергә, шулай ук донациягә ничек дөрес әзерләнергә икәнен түбәндәге сылтама буенча белергә була: unity.donorsearch.org/kapel-dobra