Түбән Кама медицина көллиятендә чыгарылыш курс укучыларын беренчел аккредитацияләүгә хәзерләүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган гамәли-ориентирлаштырылган семинар узды. Семинарга ТКҮРКХ өлкән шәфкать туташлары чакырылган иделәр.
Медицина көллиятенең чыгарылыш курс студентлары педагоглар белән бергә кунакларга һөнәри эшчәнлеккә керешүнең яңа системаларын күрсәттеләр. Чыгарылыш курс укучылары соңгы заманча стандартлар нигезендә беренче кичектергесез ярдәм күрсәтүдә үзләренең осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Студентлар арасында WorldSkills 2018-2019 Республика һөнәри осталык конкурсы призерлары бар.