Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән балалар шәһәр хастаханәсе реконструкцияләүгә әзерләнә. Бүген Түбән Кама белгечләре Балалар республика клиник хастаханәсенә Татарстанның иң эре клиникаларының берсе тәҗрибәсен өйрәнү өчен: клиниканың структур бүлекчәләренең планировкасы белән танышу, керә торган пациентларның маршрутлаштыру структурасын һәм хастаханә эчендәге хәрәкәтләрнең логистикасын өйрәнү өчен килеп киттеләр. Кунаклар ПҮ белән БШХ җирлегендә алдынгы республика тәҗрибәсен гамәлгә ашыру мөмкинлеген карадылар. Түбән Камадан табиблар өчен таныштыру экскурсиясен БРКХнең хирургия буенча баш табибы урынбасары Владимир Филатов һәм хирургия бүлекләре мөдирләре Михаил Поспелов һәм Ринат Яфясов уздырдылар.