«Сәяси Лидер» дигән «Бердәм Россия» Югары партия мәктәбенең беренче модуленең эксперт төркеме барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча 6,6 мең катнашучыдан 150 тыңлаучыны сайлап алды. Конкурс бер урынга 44 кеше тәшкил итте. Сайлап алынган 150 тыңлаучы арасында – «Балык Бистәсе ҮРХ» ДАССУнең табибы-неврологы Китаева Энҗе Альберт кызы.
«Бердәм Россия» Генераль Советы секретаренең беренче урынбасары Ольга Баталина билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» өчен кадрлар проектлары – регионнарда күренекле лидерларны күрү, сайлап алу, аларга өстәмә белем һәм компетенцияләр алырга булышу мөмкинлеге ул.