ТКҮРКХ баш табибы урынбасарлары Марс Мостафин һәм Сергей Мерясев Түбән Кама медицина көллиятенең «Дәвалау эше» белгечлеге буенча белем алучы чыгарылыш укучылары белән түгәрәк өстәл артында очраштылар.
Очрашуга фельдшерларны чакыру юкка гына булмады, чөнки ТКҮРКХнә яшь белгечләрне эшкә җәлеп итү төп максат булып торды. Әлеге очрашуның инициаторы булып ТКҮРКХ баш табибы Хәбибулла Әхмәдов торды. Ул фельдшерларны эшкә җәлеп итү юлы белән участок терапевтларының эшен бушату бурычын куйды. Моның өчен Түбән Кама хастаханәсендә 6 ставка бүлеп бирелгән инде. Әлеге белгечләр сырхауханәдә терапевтик участокларда икенчел кабул итүләр алып барачаклар дип планлаштырыла. Гади генә әйткәндә, терапевт беренче кабул иткәннән соң пациент кирәкле барлык тикшерүләргә юлламаны, шулай ук дәвалауның төгәл планын алачак, алга таба икенчел звено участковыйсы аны күзәтү белән шөгыльләнәчәк.