Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе Philips Healthcare үзәгендә (Бест шәһ.) булды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан белгечләре Нидерландка кыска вакытлы эш визиты белән килделәр. Сәфәрдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыков катнашты.
Philips инновацион үзәге Төньяк Эйндховенда (Бест шәһ.) урнашкан, югары технологияле инновацияләрнең презентацион мәйданчыгы булып тора.
Рөстәм Миңнеханов өчен үзәк эшчәнлеген презентацияләү оештырылды. Биредә төп игътибар сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә тикшеренүләргә, гомер озынлыгын арттыруга, кешеләрнең сәламәтлеге хәле турында мәгълүмат туплауга һәм алынган мәгълүматларны эшкәртүгә юнәлтелә.
Бүген үзәктә 3 меңнән артык кеше эшли, ел саен үзәкнең шоурумы 10 меңнән артык кунак кабул итә.
Компаниядә онкология авырулары өлкәсендәге тикшеренүләргә аерым игътибар бирәләр.
Татарстанда компаниянең 20 елдан артык тәкъдим ителүе билгеләп үтелде.
Рөстәм Миңнеханов компания вәкилләре белән аралашу барышында Инновацион үзәктә булу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, Россиядә берничә милли проект кабул ителде, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә дә. Бу – гомер озынлыгын арттыру, гомумән, тормыш сыйфатын яхшырту кебек юнәлешләр.
"Сезнең җиһазыгыз күп кешеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без җиһазның пациентлар өчен тагын да уңайлырак булуын күрәбез».