ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасында паллиатив ярдәм күрсәтүне оештыру мәсьәләләре буенча «Халык фронты» (Мәскәү шәһ.) экспертлары төркеме катнашуы белән эш киңәшмәсе узды.
Очрашуда Мәскәү шәһ. Сәламәтлек саклау департаментының паллиатив ярдәм буенча Мәскәү күп профильле үзәге җитәкчесе, ГХФның үзәк штабы әгъзасы Анна Федермессер, ТР сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Илдар Фатыйхов, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре – министрның беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов һәм министр урынбасары Наталья Бутаева, шулай ук профильле министрлыкларның һәм ведомстволарның белгечләре катнаштылар.
Татарстанга визит кысаларында «Халык фронты» экспертлары РКОДның паллиатив медицина ярдәменең күчмә хезмәте эше белән танышачаклар, БРКХнең паллиатив медицина ярдәме бүлеген караячаклар. Шулай ук визит программасында Түбән Кама ҮРКХ Иске Чишмә ФАПына һәм ТКҮРКХ күчмә бригадасы белән паллиатив медицина ярдәме кабинетына, шулай ук РКОД Әлмәт филиалы бүлегенә бару планлаштырылган.