Казанның 16нчы номерлы ШКХ 40 еллыгын билгеләп үтте

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Бүген Казанның 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе 40 еллыгын билгеләп үтә. Учреждение 1979 елның 3 апрелендә ачылды.

Хастаханәне Казан Главтатстрое шәһәр төзүчеләре өчен медсанчасть буларак үз акчаларына төзеде. Урынны ул вакытта яшь булган Мәскәү районында Гагарин урамы, 121нче йорт адресы буенча сайладылар.

2013 елдан башлап 16нчы номерлы ШКХ баш табибы – Беляков Владимир Геннадий улы.

2019 елның гыйнварында 16 номерлы ШКХ үз эшенең сыйфаты өчен Татарстан Хөкүмәтенең XIV ачык республика конкурсы Лауреаты дип танылды.

Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.

Бүген Казанның 16нчы номерлы ШКХ – 363 койкага исәпләнгән стационардан, 131 койкага исәпләнгән бала тудыру йортыннан, 175 кеше килерлек сырхауханәдән һәм 150 кеше килерлек хатын-кызлар консультациясеннән торган күп профильле махсуслаштырылган үзәк. Стационарда неврология, торакаль, пульмонология, ЛОР, гинекология, терапия һәм гематология бүлекләре эшлиләр, алар үз составында тәүлек буе эшли торган койкалар һәм көндезге стационар койкалары тәшкил итәләр. Бала тудыру йортында бала тудыру бүлеге, акушерлык-физиология бүлеге, яңа туган балалар бүлеге, йөкле хатын-кызлар патологиясе бүлеге һәм обсервация бүлеге эшли.

Клиникада 718 кеше эшли, алар –146 табиб, 315 шәфкать туташы, 63 кече медперсонал кешесе. Хастаханә хезмәткәрләре арасында 3 ТР Атказанган табибы, 2 Сәламәтлек саклау отличнигы һәм 14 медицина фәннәре кандидаты бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International