Талпан энцефалиты турында нәрсә белергә кирәк?

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Талпан энцефалиты – үзәк нерв системасын зарарлаучы кешеләрнең авыр йогышлы авыруы. Авыру кузгатучы – вирус, ә аны саклаучылар һәм таратучылар булып талпаннар тора.

Кешенең зарарлануы талпан кадалу вакытында килеп чыга. Яшерен (инкубацион) чор күпчелек очракта 7-14 көн, сирәгрәк 1 көннән башлап 30 көн дәвам итә.

Авыру организм зәгыйф булганда авыррак уза дип, ә аның каршы торуы көчле физик талчыгу, артык җылыну яки суыну, алкоголь куллану аркасында түбәнәйгән була дип санала. Күпчелек очракта авыруның җиңел яки уртача формасы күзәтелә, ул температура күтәрелү, үзеңне начар хис итү, баш авырту, кайчагында муен, кул һәм аяк мускулларында авырту белән була. Чирнең авыр формасы сирәгрәк очрый, ул еш кына кинәт башлана. Температура тиз арада 39-400 Ска кадәр күтәрелә, көчле баш авырту, күңел болгану, кайчагында косу, кайбер очракларда күз алды караңгыланулары күзәтелә. Гадәттә, бу вакытта муен һәм бит, куллар, аяклар һәм тән мускулларының тулы булмаган параличлары барлыкка килергә мөмкин. Кайбер очракларда параличлар уза, башка очракларда – көчәя һәм гомер буена кала. Авыру хроник формага күчәргә мөмкин.

Функцияләрнең тулы торгызылуы үз вакытында дәваланудан бәйле.

Кешенең талпан энцефалиты белән иң күп зарарлануы май – июнь аена туры килә, кайчагында июльнең беренче яртысына туры килә, бу талпаннар саны һәм активлыгы белән бәйле. Әмма аерым очраклар сентябрь аеның уртасына кадәр булырга мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, авыру кеше йогышлы түгел, чөнки авыру талпан тешләве аша яки азык юлы (нигездә, авыру йоктырган кәҗә һәм сыер сөтен эчү) аша тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International