5 апрельдә Бөтендөнья Сәламәтлек көне алдыннан «Профилактика һәм инициатива» РҖО белән берлектә Республика СПИД үзәге мәгърифәтчелек әдәбиятын тарату, ВИЧ-йогышына тест үткәрү, баштан һәм соңыннан белгечләрне тестлы консультацияләү белән профилактик акция үткәрәчәк.
Акция кешеләргә ВИЧ-йогышы турында мәгълүматны җиткерергә, үзләрен һәм якыннарын сакларга ярдәм итәргә, халыкның игътибарын проект тематикасына (сәламәтлек саклау гадәтен формалаштыру) җәлеп итәргә һәм тест үтүгә стимул булырга тиеш.
Акция 5 апрельдә 12:00 сәгатьтән башлап14:00 сәгатькә кадәр Бауман урамында (Бауман һәм Университет урамнары киселешендә) узачак. Барлык теләүчеләр чакырылалар.