РКХнә «Халык Фронты» экспертлары төркеме килеп китте

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Республика клиник хастаханәсенә «Халык Фронты» (Мәскәү шәһ.) экспертлары төркеме килеп китте. Очрашуда Татарстан Республикасында паллиатив ярдәм күрсәтүне оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. РКХнең баш табибы Р.Ф. Шавалиев, баш табибның беренче урынбасары М.М. Миңнуллин, клиник-эксперт һәм оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары  Е.В. Демьянова, шәфкать туташлары белән эш буенча баш табиб урынбасары О.Г. Сафина, шулай ук 1нче номерлы реанимация һәм интенсив терапия бүлеге җитәкчесе Р.Н. Ахундов экспертлар белән очраштылар. Җитәкчеләр хастаханәдә авыр пациентларга ничек ярдәм күрсәтүләрен сөйләделәр.   Очрашу барышында кунаклар РКХдә паллиатив ярдәм күрсәтүне оештыру, республика клиникасының һәм телемедицинаның мөмкинлекләре белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International