БРКХ белгечләре бердәм лапароскопик керү юлын файдаланып Вильмс шешен алдылар

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Профессор Наил Әкрәмов җитәкчелегендә БРКХнең урология бүлеге командасы бердәм лапароскопик керү юлын файдаланып бөердәге эре шешне алдыру буенча катлаулы оператив тыкшынуны уздырды. Аның үзенчәлеге – мультитроакар керү юлы барлыкка китерүгә мөмкинлек бирүче кендек боҗрасы өлкәсендә булдырылган бердәм керү юлы.

БРКХ – урологлары бу методиканы башкара белгән Россия территориясендә бердәнбер балалар клиникасы. Әлеге ысул 2013 елдан башлап клиникада кулланыла, ул чакта РФ Президенты грантына махсус җиһаз сатып алынган иде.

Операцияне Таҗикстаннан килгән пациентка уздырдылар. Әти-әниләре су коенган вакытта баланың корсагында тыгызлыкны күреп алдылар. УЗИ һәм компьютер томографиясе үткәргәннән соң, белгечләр корсак куышлыгының зур өлешен биләгән шешне ачыклаганнар.

БРКХ белән дустанә мөнәсәбәтләр булганга таҗик белгечләре профессор Наил Әкрәмов белән әлеге очрак турында фикер алышу һәм алга таба терапиянең стратегиясен билгеләү максаты белән элемтәгә чыктылар. БРКХдә дәвалауның беренче этабы предоперацион химиотерапиянең кыскартылган 4 атналык курсы булды. Химиотерапиядән соң шешнең зурлыгы  25%ка кимеде, бу исә икенче этапка – оператив тыкшынуга керешергә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International