28 нче июньнән 1 нче июльгә кадәр Санкт-Петербургта Россия ангиологлары һәм кан тамыры хирурглары җәмгыятенең 23 Халыкара конференциясе үтте, анда Республика клиник больницасы хезмәткәрләре катнаштылар.
Җәмгыятьнең конференцияләре ел саен үткәрелә һәм гадәт буенча аларда ел эчендә башкарылган кан тамыры хирурглары эшенә йомгак ясала. Үткән ел нәтиҗәләре буенча, РКБның кан тамыры хирурглары, 2011 елда 1279
реконструктив операция үтәп, хирургия ярдәме күләме буенча беренче урынга чыктылар. Россиянең 150 дән артык медицина оешмасында ангиохирургия бүлеге була торып, бары тик икесендә генә елга 1000нән артык операция ясыйлар - бу Республика клиник больницасы һәм пермьның Йөрәк институты (1017). 2011 елда Россиядә кан тамырларына барлыгы 49554 операция ясалган.
Конференциядә Республика клиник больницасы хирурглары корсак аортасы патологияләре вакытында минидоступ куллану турындадоклад ясадылар. Бу тармакта РКБның кан тамыры хирургиясе бүлеге белгечләре, 600 дән артык шундый операция ясап, зур тәҗрибә җыйдылар.