БРКХдә медицина хезмәткәрләре өчен тренинглар циклы уза

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсендә медицина хезмәткәрләре өчен аралашу психологиясе буенча семинарлар һәм практикалар циклы дәвам итә. Тренингны доцент, әйдәп баручы тренер, коуч, арт-терапевт Савельева Татьяна алып бара.

Уникаль методикалар һәм практик биремнәр ярдәмендә клиниканың медицина хезмәткәрләре пациентлар белән дә, хезмәттәшләре белән дә үзләренең аралашу күнекмәләрен камилләштерәләр. Тренинглар медиклар эшенең бөтен аспектларын үз эченә алган кластерларга бүленде, дәресләр түбәндәге темаларга уза: аралашу этикасы, команда барлыкка килү, пациентка юнәлгән булу, арт-терапия техникасы. Махсус эшләп чыгарылган дәресләр регуляр рәвештә табибларга пациентны яхшырак тоярга булышалар, аралашу культурасын арттыралар, конфликтлы ситуацияләрне эффектив хәл итүнең адекват ысуллары белән таныштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International