Норлатта «Туберкулезга – юк» акциясе узды

2019 елның 5 апреле, җомга

Туберкулез белән көрәшү декадасы кысаларында Норлат үзәк район хастаханәсендә «Туберкулезга – юк» акциясе узды. ҮРХнең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Татьяна Соренкова норлатлыларның игътибарын туберкулез проблемасына җәлеп итү һәм флюорография тикшерүен үз вакытында узарга кирәклеге турында искә төшерү мөһим булуын билгеләп үтте. Шәфкать туташлары сырхауханә янында флешмоб оештырдылар. Акциягә шәһәрнең эшче яшьләре кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International