Әлмәт халкы сөяк миенең потенциаль донорлары булырга әзер

2019 елның 5 апреле, җомга

Әлмәт кан үзәгендә сөяк миенең беренче доноры Айрат Нуруллин ике миллилитр кан тапшырды. Аның мәгълүматлары Вася Перевощиков исемендәге Сөяк мие донорларының милли регистрына кертелде.

Бүген базада 96 меңнән артык потенциаль донор бар. Россия өчен – сан бик кечкенә, чөнки үзеңнең генетик игезәгеңне очрату мөмкинлеге 10 меңгә 1 тапкыр гына туры килә. Хәзер эш көннәрендә 7.30 сәгатьтән башлап 11.00 сәгатькә кадәр Әлмәт кан үзәгендә 50 килограммнан артык авырлыктагы һәм җитди йогышлы авырулар булмаган 18 яшьтән башлап 45 яшькә кадәрге һәр доброволец типлаштыру өчен кан бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International