Түбән Каманың Өченче буын университетында чыгарылыш кичәсе узды

2019 елның 5 апреле, җомга

Түбән Каманың Өченче буын университетында соңгы кыңгырау узды – 40тан артык төркемдә «көмеш» яшьтәге 1197 студент белем алды. Тыңлаучылар саны елдан-ел арта, шул исәптән сәламәт яшәү рәвеше факультетларында да. Бу уку елында 7 ел эчендә беренче тапкыр «Медицина белемнәре нигезләре» курсы барлыкка килде, шундый инициативаны Ветераннар Советы тәкъдим итте, ә ТКМР,ТКҮРКХ буенча Сәламәтлек саклау идарәсе һәм Медицина профилактикасы үзәге идеяне хупладылар.

Октябрь аеннан башлап мартка кадәр 11 медицина оешмасыннан 33 табиб 44 дәрес үткәрде. Баш табиблар, мөдирләр, тар белгечләр, медицина көллиятенең  укытучылары «көмеш» яшь студентларына үзләренә һәм якыннарына ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International