КФУның Университет клиникасында яңа тикшерү барлыкка килде

2019 елның 5 апреле, җомга

КФУның Университет клиникасында тикшерүнең яңа төре –  кардиореспираторлы мониторинг үткәрелә. Мониторингның әлеге төре төштә сулышының бозылуы булган пациентлар өчен аеруча әһәмиятле. Функциональ диагностиканың бу ысулы ярдәмендә табиб-сомнолог сулыш һәм йөрәк-кан тамырлары системасының эш күрсәткечләрен, ягъни йөрәк кыскартулары ешлыгының график тасвирлануын, күзәтүләр вакытында ЭКГ һәм сулыш ешлыгын теркәп бара.

Гырылдау, төнге апноэ синдромы, озакка сузылган сулыш җитмәү кебек авырулар вакытында әлеге методика кулланыла. Кардиореспиратор мониторингы ярдәмендә организм эшенең түбәндәге күрсәткечләрен бәялиләр: сулыш ешлыгын, гырылдау булуны, сулыш вакытында күкрәк читлегенең хәрәкәтен, артериаль канның кислород белән тулылануын – сатурацияне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International