КБМҮнең Балалар хастаханәсенең актлар залында «Җиде диңгез» камералы курчак театры актерлары нәни пациентларны «Миңа сезнең боткагыз кирәк түгел» дигән якты һәм матур тамаша белән сөендерделәр. Күңелле табиб белән бергә балалар зарядка ясадылар, биеделәр һәм тамашаның төп герое Машага фаст-фудларны күп ашау аркасында барлыкка килгән сәламәтлегенең проблемалары белән көрәшергә булыштылар. Интерактив шоу аша яшь тамашачыларга дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләделәр.
Тамаша КБМҮдә Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән «Сәламәт бул» Бөтенроссия акциясе кысаларында узды.