Татарстан белгечләренә ВИЧның дару тотрыклылыгы турында сөйләделәр

2019 елның 5 апреле, җомга

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының  Н.Ф. Гамалея ис. ЭММТҮ (Эпидемиологиянең һәм микробиологиянең милли тикшеренү үзәге) хезмәткәрләре ВИЧның дару тотрыклылыгы турында сөйләделәр. Инфекционистлар, эпидемиологлар һәм лаборатория табиблары өчен семинар Республика СПИД үзәге җирлегендә узды. Катнашучылар алдында Н.Ф. Гамалея ис. ЭММТҮнең гомуми вирусология бүлеге мөдире, биология фәннәре докторы Марина Бобкова чыгыш ясады.

Семинарда ВИЧ популяциясендә эволюцион вакыйгалар һәм дару тотрыклылыгы мутацияләренең формалашу сәбәпләре, лаборатор отчет, ВИЧның дару тотрыклылыгы мутацияләрен анализлау өчен интернет-ресурслар һәм АРТ схемаларын алыштыру өчен препаратлар сайлау, шулай ук антиретровирус терапиясе мишеньнары, ВИЧның дару тотрыклылыгы механизмнары турында фикер алыштылар. Укыту кысаларында белгечләр төп клиник ситуацияләрне һәм ВИЧ генотиплаштыруны билгеләү принципларын, ВИЧ резистентлыгының төп төшенчәләрен һәм концепцияләрен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International