Чирмешән ҮРХдә симерү проблемасы турында фикер алыштылар

2019 елның 5 апреле, җомга

Чирмешән ҮРХдә симерү проблемасына багышланган түгәрәк өстәл узды. Очрашу ел саен 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан узды.

«Тормышны озынайту өчен порцияләрне кыскартыгыз» дигән девиз астында түгәрәк өстәлгә хастаханәнең пациентлары чакырылган иделәр. Очрашуда катнашучыларга симерү проблемасы турында сөйләделәр, презентация күрсәттеләр һәм профилактик буклетлар тараттылар. Иртәме-соңмы дөрес тукланмау авыруларга китерә, бу үз ашказанына карата ваемсыз мөнәсәбәт нәтиҗәсе булып тора. Иң киң таралган җиңел фикер — мөмкин кадәр күбрәк ризык белән ашказанын тутырырга тырышу. Дөнья статистикасы мәгълүматлары буенча, матдәләр алмашын бозылуга китерә торган дөрес тукланмау белән бәйле авырулар арасында симерү ныклы рәвештә беренче урынны алып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International