Түбән Кама шәһ. Балалар шәһәр хастаханәсе белгечләре балалар өчен саф һавада бәйрәм оештырдылар. Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан мәктәп укучыларына һәм студентларга үзләренең сәламәтлекләрен карау һәм көндәлек эштә организмга һәртөрле ярдәм күрсәтү мөһим булуын тагын бер кат искә төшерделәр.
«Һәрвакытта да матур тышлык артында файда яшерелми», – дип билгеләп үтте Сәламәтлек үзәге мөдире Диләрә Вәлиева. Сез ашауга кулланган продуктларның составын игътибар белән өйрәнергә кирәк. Азык буягычларын һәм тәм кушылмаларын бәйлелек китереп чыгара торган азык-төлек наркотиклары дип атарга була. Аларның фонында гади файдалы ризык төче һәм тәмсез булып күренә. Тик нәкъ менә гади боткалар, ашлар, җиләк- җимешләр, яшелчәләр һәм компотлар – үсеп килүче организм өчен кирәкле нәрсәләр.