Мамадышта шәһәр предприятиеләренең, учреждениеләренең һәм мәгариф оешмаларының үзешчән сәнгать коллективлары арасында «Звездопад 2018-2019» фестивале тәмамланды. Конкурста җиңү өчен Мамадыш ҮРХ, Халыкны социаль яклау идарәсе һәм Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге көрәштеләр.
Фестиваль хезмәт коллективларында үзешчән сәнгатьне популярлаштыруга, музыкаль һәм артистик яктан сәләтле яшьләрне һәм өлкәннәрне ачыклауга, аларның иҗади индивидуальлеген ачуга, сәнгатьтә үз-үзләрен күрсәтүенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Конкурсантлар 9 номинация буенча бәяләнде. Мамадыш ҮРХ командасы мөмкин булган иң югары балл җыйды һәм фестивальнең җиңүчесе булды.