Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан Яр Чаллы шәһ. Сугышлар ветераннары өчен госпиталенең хезмәткәрләре «Сәламәт бул» Бөтенроссия акциясе кысаларында чаралар уздырдылар. Учреждение сырхауханәсендә дәвалау физкультурасы флешмобы уздырдылар. «Ачык ишекләр көне»ндә СЯР темасына пациентлар белән әңгәмәләр узды. Волонтерлар-медиклар, Яр Чаллы медицина көллияте студентлары госпитальгә килүчеләргә физик активлыкның файдасы, сәламәт туклану принциплары турында белешмәлекләр тараттылар, даими диспансер күзәтүенең кирәклеге турында сөйләделәр һәм бушлай диспансерлаштыруны узарга чакырдылар.