«Халык фронты» экспертлары Түбән Камада булдылар

2019 елның 5 апреле, җомга

«Халык фронты» экспертлары Түбән Кама районының паллиатив медицина ярдәме күрсәтелә торган дәвалау-профилактикалау учреждениеләренә килеп киттеләр.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм буенча баш белгече Илсур Шәймәрданов һәм ТКМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова озатуында кунаклар Кама Аланы район хастаханәсенең Иске Чишмә ФАПын һәм Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсен карадылар. Мәскәү экспертларын Түбән Камада паллиатив ярдәм күрсәтүне оештыру мәсьәләләре кызыксындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International