Казан шәһәренең Сугышлар ветераннары госпиталендә шәфкать туташлары өчен семинар узды

2019 елның 5 апреле, җомга

Казан шәһәренең Сугышлар ветераннары өчен госпиталендә «Карт һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә сәламәтлекне саклау нигезләре. Гериатрик пациентларны реабилитацияләүдә шәфкать туташы эшенең үзенчәлекләре» темасына семинар узды. Казан шәһәренең күп профильле хастаханәләренең шәфкать туташлары һәм Татарстан Республикасы районнарыннан делегатлар Казан шәһәренең Сугышлар ветераннары госпитале үрнәгендә гериатрик ярдәм өлкәсендә мәгълүмат һәм һөнәри белемнәр алу идеясен гамәлгә ашыру һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Баш шәфкать туташлары Советының һәм ТР Шәфкать туташлары ассоциациясенең эш планына туры китереп профильле бүлекләрнең һәм учреждениеләрнең шәфкать туташларының һөнәри компетентлыгын арттыру максаты белән җыелдылар. Семинарда катнашучылар сөйләшенә торган темаларның вакытлы һәм көнүзәк булуын билгеләп үттеләр, шулай ук киләчәктә мондый дәресләр үткәрү кирәклеген ассызыкладылар. Уку тәмамланганнан соң барлык катнашучылар сертификатлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International