Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7306 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7306 тапкыр чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1118 тапкыр. Бәхетсезлек очракларына табиблар 904 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 31 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 33 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 17 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга табиблар 9 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 58 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5685 чакыру башкарылды, шулардан көчле миокард инфарктлары – 47, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 193.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 305кә кимеде (авырулар һәм бала табулар исәбенә). Мөрәҗәгатьләр саны ЮТҺ буенча –1гә, янгыннар буенча – 10га, бала табулар буенча – 25кә кимеде. Мөрәҗәгатьләр саны көчле миокард инфарктлары буенча – 2гә,  баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 27гә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 78гә кимеде.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International