Наилә Мәкъсум кызы Исламова инде 20 ел Түбән Кама шәһәренең «Перинаталь үзәге булган Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУнең консультацияләү-диагностикалау бүлегенең кардиологы булып эшли. Күптән түгел аның эшен Түбән Кама муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән билгеләп үттеләр.
– Балалар кардиологы һәм өлкәннәр кардиологы эшендә принципиаль аермалар бармы?
– Әлбәттә, бар. Өлкәннәр кардиологы йөрәкнең ишемик авыруы, гипертония белән эш алып бара. Ягъни тормыш дәвамында, тышкы факторлар йогынтысында алынган авырулар белән. Ә балаларның күбесенчә тумыштан килгән йөрәк зәгыйфьлеге була, ул гадәттә иртә яшьтә ачыклана. Балаларның үсеш процессында да йөрәге зәгыйфь була торган чорлар бар. Ул – яңа туган вакыт, беренче ел, балалар бакчасына бара торган вакыт, мәктәптә имтиханнар бирү вакыты, яшүсмер чагы. Бу вакытта функциональ бозылулар барлыкка килергә мөмкин.