Әстерхан өлкәсе делегациясе РКОДда булды

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Республика клиник онкология диспансерына Әстерхан өлкәсеннән делегация килеп китте. Делегация составында –  баш табиблар, баш табиб урынбасарлары, бүлек мөдирләре һәм белгечләр, алар дәвалау-диагностикалау процессын оештыру белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу максаты белән килделәр.

Визит барышында РКОД баш табибы Илгиз Хидиятов һәм медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Илсур Шәймәрданов онкология диспансерының төп юнәлешләре һәм мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

Кунакларга 2нче номерлы Дәвалау-диагностикалау корпусының структур бүлекчәләренең: анестезиология, реанимация һәм интенсив терапия бүлегенең һәм операция блогының эшен күрсәттеләр, анда Маммология һәм пластик хирургия бүлеге мөдире Гыймранов Альберт РКОД маммология хезмәтенең эш принциплары һәм реконструктив-пластик операцияләр өлкәсендәге казанышлар турында сөйләде. Интервенциональ радиология бүлегендә кунакларга яман шеш патологиясе булган пациентларны диагностикалауга һәм миниинвазив дәвалауга комплекслы якын килү күрсәтелде, әлеге алым пациентларның гомерләрен озынайтырга һәм тормыш сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә. Шуннан соң делегация вәкилләре Атом-төш медицинасы үзәгенә юнәлделәр.

Очрашу вакытында Татарстан Республикасында онкологик ярдәм күрсәтүне оештыруга, Татарстан Республикасы районнарында беренчел онкология кабинетларыннан РКОДның махсуслаштырылган бүлекләренә кадәр пациентларны маршрутлаштыруга һәм югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителешкә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International