Лицензия алырга теләүчеләр өчен мәгълүмат

2012 елның 4 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы «Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүне оештыру турында» 210 нчы номерлы Федераль законга туры китереп хәбәр итә, Татарстан Республикасында ведомствоара электрон үзара тәэсир итү системасы эшли башлый. 2012 елның 1 июленнән лицензия алырга теләүчеләргә гариза төргәген формалаштыру өчен саналган документларны үзләренә алырга кирәк булмаячак:

·           лицензия алырга теләүченең (лицензиатның) дәүләт пошлиналарын түләве турында мәгълүматлар;

·           лицензия алырга теләүчедә (лицензиатта) милек хакында яки башка законлы нигездәэшчәнлекне тормышка ашыру өчен кирәк булган биналар, бүлмәләр булуын раслаучы хәрәкәтсез милеккә һәм алар белән килешүләр төзүгә хак Бердәм дәүләт исемлегеннән өземтә;

·           Бердәм дәүләт юридик шәхесләр исемлегеннән өземтә;

·           Бердәм дәүләт шәхси эшмәкәрләр исемлегеннән өземтә (выписка);

·           лицензия алырга теләүченең медицина эшчәнлеген башкарганда файдаланырга, дип уйлана торган бүлмәләр, биналар, корылмалар, техника чаралар, җайланмалар, башка объектларның санитария кагыйдәләренә туры килү турында санитар-эпидемиологик йомгаклау;

·           наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнеше белән бәйле булган эшчәнлек үтәлүче объектлар һәм бүлмәләрнең урнаштырылган таләпләргә туры килүе турында наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнешен тикшерүче әгъза йомгаклавыннан өземтә.

Бу документларны, алар булган очракта, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы Россия Татарстан Республикасы буйлап Федераль казначейлык Идарәсеннән, Татарстан Республикасы буенча дәүләт регистрацияләре, кадастр һәм картографияләр Федераль хезмәте Идарәсеннән, Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хакын саклау һәм кеше иминлеге сферасында күзәтү буенча Федераль хезмәте Идарәсеннән, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте Идарәсеннән, Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешен тикшерү буенча Россия Федерациясенең Федераль хезмәте Идарәсеннән ведомствоара үзара тәэсир итү каналлары буйлап алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International