5-6 апрельдә Казанда А.Ф. Самойловка багышланган «Йөрәкнең фундаменталь һәм клиник электрофизиологиясе. Аритмологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән III Халыкара конгресс узды.
Конгресс тематикасы йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын диагностикалау, профилактикалау һәм дәвалау юнәлешләрен: йөрәк ритмы бозылуны, артериаль гипертензияне, йөрәкнең ишемик авыруын, йөрәкнең озакка сузылган җиткелекле булмавын һәм башкаларны үз эченә алды.
Бөтен Россиядән белгечләр электрофизиология, интервенцион кардиология, функциональ диагностика, тикшеренүнең ультратавышлы ысуллары, сомнология, йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре, шул исәптән «Бердәм кардиолог» региональ программасы турында фикер алыштылар.