Балалар республика клиник хастаханәсенең онкогематология бүлеге пациентлары Казанда Төркия Республикасының Генераль Консуллыгында узган «Музыка һәм әкият фестивале» дигән иҗади кичәгә чакыру алдылар. Бәйрәм балалар һәм аларның әти-әниләре өчен рәсем сәнгате буенча мастер-класстан башланды. Төрек генераль консулы Әхмәт Доган кунакларга туган иленең тарихы турында сөйләде һәм тизрәк терелүләрен теләде. Кичә «Ренессанс» камералы оркестры чыгышы белән дәвам итте. Балалар музыка һәм рәсем сәнгате дөньясына чумдылар, виолончель, скрипка, курай, кларнет, гитара, фортепиано кебек музыка кораллары белән таныштылар.