Казанда Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы узачак

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

2019 елның 10 апреленнән башлап 12 апреленә кадәр Казанда Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы узачак. Чара программасына «Энергетика. Ресурсларны саклау-2019» ХХ халыкара симпозиумы һәм «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау» ХІХ халыкара симпозиумы кергәннәр.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы күргәзмәдә соңгы биш елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау учреждениеләре тарафыннан энергия ресурсларын (электр энергиясен, җылылык энергиясен, җылытуга газны, салкын суны) куллану турында мәгълүмат тәкъдим итәчәк. Тематик стендта энергоресурсларны уңай динамикада экономияләү буенча үткәрелә торган программалы оештыру һәм техник энергия саклау чараларының нәтиҗәләре, шулай ук энергосервислы контракт механизмы аша энергияне саклауның яңа оештыру формаларын кертү күрсәтеләчәк. Форум ачылган көнне «Энергосервислы контрактларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе: инвесторның һәм заказчының позициясе» темасына түгәрәк өстәл узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International