Эсседә, беренче чиратта, физик активлыкны түбәнәйтергә кирәк.
Өлкән кешеләр сусауны көтмичә суны еш кулланырга тиеш. Үз-үзләренә хезмәт күрсәтә алмый торган кешеләрнең су статусы артыннан яхшырак күзәтергә кирәк, шундый кешеләргә ятучы авырулар, балалар, акыл функцияләре кимегән пациентлар керә.
Алкоголь кулланудан сакланыгыз.
Эссегә сизгер булган кешеләр кояш аеруча актив булган вакытта (12:00 дән 16:00 кадәр) салкынча яки кондиционерлы бүлмәләрдә калырга тиеш.
Киемгә игътибар итәргә кирәк. Җәйге кызулык чорында җиңел һәм табигый материаллардан тегелгән киемнәрне сайларга, баш киемнәре кияргә, шулай ук кысан киемне кимәскә кирәк.
Эсселек вакытында азык рационын бераз алмаштырырга кирәк. Менюда җиңел кайнар булмаган ашамлыклар, яшелчә һәм җиләк-җимешләр өстенлек итәргә тиеш. Күпмедер вакыт симез һәм авыр азыкны тулысынча ашамаска, һәм шулай ук татлыны азрак ашарга кирәк. Эсселек вакытында төп ашамлык булып ашлар һәм боткалар, һәм шулай ук салатлар калырга тиеш.
Бу табигый сулыклар, балалар фонтаннары, шулай ук кабартылган бассейннар яки хәтта дача урам душы гына да булырга мөмкин. Һәр ярты сәгать саен балага суда коенып алырга тәкъдим итәргә кирәк, ләкин, әлбәттә, суда йөзү кагыйдәләрен саклагыз һәм баланы бер минутка да күздән җибәрмәгез.
Баланы сакланусыз туры кояш нурлары астында калдырмаска кирәк. Әгәр сабыйда тән көрәнләнүе эле юк икән, иң югары факторлы саклану белән файдаланырга кирәк. Бала тәне караңгы төсмер алуга саклану факторын түбәнәйтергә мөмкин. Беренче вакытта кояшта 15-20 минут кына торырга кирәк. Күбрәк вакытны күләгәдә булырга тырышыгыз.
Дару препаратлары кулланучы авыруларга, аларның җәйге челләдә организмга ничек тәэсир итүләре турында үз табиблары белән һичшиксез киңәшергә кирәк.