Бүген Паркинсон авыруы белән көрәшү көне билгеләп үтелә

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

11 апрель көнне бөтен дөньяда Паркинсон авыруы белән көрәшү көне билгеләп үтелә. Ул Альцгеймер авыруыннан соң аеруча еш очрый торган нейродегенератив авыру, күбесенчә 60 яшьтән соң булган кешеләрдә очрый торган акрынлап көчәя баручы хроник неврологик авыру булып тора.

Ел саен традиция буенча, ТР ССМ Экстрапирамидлы патологиянең һәм ботулинотерапиянең клиник-диагностик үзәге һәм Казан дәүләт медицина университетының неврология һәм реабилитация кафедрасы Паркинсон авыруы белән пациентлар һәм аларның туганнары өчен «Паркинсон авыруы белән пациент мәктәбе» дигән ачык чара уздырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International