КДМУның Медицина десанты Яңа Чишмә районына килде

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Яңа Чишмә районында «Балаларның сәламәтлеге – илнең байлыгы» дигән КДМУ Медицина десанты проектын тормышка ашыру кысаларында балаларның медицина тикшерүләре узды. КДМУ балалар хирургиясе кафедрасының һәм БРКХнең профильле медицина белгечләре 100дән артык тикшерү һәм консультация үткәрделәр. Шулай ук Яңа Чишмә ҮРХ җирлегендә балаларны иртә диагностикалау һәм авыруларны профилактикалау, сыйфатлы һәм һәркем алырлык медицина ярдәме белән тәэмин итү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Уздырылган тикшерүләр һәм белгечләрнең карап тикшерү нәтиҗәләре буенча һәр бала өчен сәламәтләндерү һәм дәвалау буенча шәхси план төзелде. Күп кенә пациентлар БРКХнә өстәмә карап тикшерү өчен юллама алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International