Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре «Йөрәкнең фундаменталь һәм клиник электрофизиологиясе. Аритмологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән А.Ф. Самойловка багышланган III Халыкара конгресста чыгыш ясадылар. Конгресс тематикасы йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын: йөрәк ритмы бозылуны, артериаль гипертензияне, йөрәк ишемик авыруын, йөрәкнең озакка сузылган җиткелекле булмавын һ.б. диагностикалау, профилактикалау һәм дәвалау юнәлешләрен үз эченә алды.