Казанда ВИЧ-йогышын профилактикалау буенча акция узды

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Казанда ВИЧ-йогышын профилактикалау буенча акцияне «Профилактика һәм инициатива» РҖО белән бергә Республика СПИД үзәге уздырдылар. Аның максаты – ВИЧ-йогышы мәсьәләләре буенча Татарстан халкының мәгълүматлы булуын арттыру һәм ВИЧ уңай статуслы затларны дискриминацияләүгә юл куймый торган уңай мохит формалаштыру.

Чарада волонтерлар-медиклар актив катнаштылар. Барлык теләүчеләр түләүсез аноним рәвештә ВИЧка экспресс-тест үтә һәм белгечләр консультациясен ала алдылар. Үзенең ВИЧ-статусын 106 кеше белде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International