РКХдә хезмәткәрләр өчен производство гимнастикасы кертелде

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Республика клиник хастаханәсендә хезмәткәрләр өчен производство гимнастикасы кертелде. Гимнастика белән шөгыльләнү өчен күнегүләрнең оптималь комплексы ДФК табиблары тарафыннан махсус эшләнгән иде. Хезмәткәрләр өчен хастаханә янында урнашкан фитнес клубы җирлегендә хезмәткәрләр тарафыннан аерым сайлап алынган график белән махсус шартларда фитнес белән корпоратив дәресләр оештырылды. Укуларны ДФК мөдире Айдаров Владимир Ирек улы һәм ДФК табибы Хөсәенов Булат Галәветдин улы уздырдылар. Хезмәткәрләргә кунакка Табиб Айболит һәм аның дуслары килделәр. Оештыручылар булып РКХ администрациясе һәм беренчел профсоюз оешмасы чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International