ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Россия венчур форумы эшендә катнашты. Форум кысаларында венчур проектлары ярминкәсе уза.
Чара беренче тапкыр яңа мәйданчыкта – «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәгендә уза. Россия венчур форумы –проектны эшләп чыгаручылар потенциаль инвесторлар белән очрашсын өчен бик яхшы мәйданчык. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов форум ачылышында хәбәр итте.
Форум EBAN, Venture Club, Tech Tour, НАБА, РВК, РАВИ рәсми чаралар реестрына кертелгән. Россия венчур форумы-2019 катнашучылары булып дөньяның 9 иленнән – АКШнан, Кытайдан, Франциядән, Япониядән һ.б. 3 мең делегат катнашты. Ярминкәнең инновацион экспозициясендә катнашуга 7 илнең 37 шәһәреннән компанияләр заявка бирделәр. Оештыручылар сүзләренә караганда, IT-платформа, финанс өлкәсендә технологияләр иң популяр юнәлешләр булдылар.