Казанда офтальмологиядә яңа технологияләр турында фикер алышалар

2019 елның 12 апреле, җомга

Казанда Е.В. Адамюкка багышланган «Офтальмологиядә яңа технологияләр» фәнни-гамәли конференциясе уза. Россия экспертлары фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре, күз авыруларын дәвалауның һәм диагностикалауның яңа алымнары, офтальмологик пациентларны алып бару турында фикер алышачаклар, конференциядә уникаль клиник очраклар, әйдәүче офтальмологларның докладлары тәкъдим ителәчәк.

Конференция Казан офтальмологлар мәктәбенә нигез салучы профессор Емилиан Валентин улы Адамюкның 180 еллыгына багышланган. Пленар утырышта профессорның Австриядән оныкчалары – Роланд М. һәм Барбара Клосс чыгыш ясаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International