КБМҮнә Марий Эл Республикасыннан делегация килеп китте

2019 елның 12 апреле, җомга

Яр Чаллы шәһәренең КБМҮнә Марий Эл Республикасының Медведев үзәк район хастаханәсенең вәкилләре килеп киттеләр. Кунакларга КБМҮнең структур бүлекчәләре – Перинаталь үзәк һәм Балалар хастаханәсе эшен күрсәттеләр. Визит барышында делегатлар планлы һәм ашыгыч тәртиптә пациентларны кабул итү логистикасы белән таныштылар. Клиника җитәкчелеге операция, реанимация бүлекләренең, шәхси бала табу залларының җиһазландырылуын күрсәтте. Очрашу йомгаклары буенча Марий Эл кунаклары стационарда медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын эчке тикшереп торуны оештыру һәм сыйфат менеджменты системасын эш хәлендә саклау өлешендә КБМҮнең тәҗрибәсен югары бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International