«Энергия ресурсларын кулланучылар һәм аның белән тәэмин итүчеләр берләшмәсе» Ассоциациясе «Ышанычлы партнер – 2018» акциясенең региональ этабына йомгак ясады. ТКҮРКХ коллективы эшкә профессиональ якын килүләре һәм ышанычлы партнерлык мөнәсәбәтләре өчен бюджет кулланучылары буенча «Ышанычлы партнер» номинациясендә лауреат дип танылды.
ТКҮРКХ баш табибы Хәбибулла Әхмәдов Казанда Федераль проектның региональ этабын бүләкләү тантанасында булды.
Бүләкләү тантанасында баш табибка эшкә профессиональ якын килүләре һәм ышанычлы партнерлык мөнәсәбәтләре өчен диплом һәм истәлекле статуэтка тапшырдылар.