Республика клиник хастаханәсендә «Онкологиядә анестезиянең һәм интенсив терапиянең катлаулы һәм чишелмәгән проблемалары» дигән 40нчы Региональ конференция узды. Чара Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Радиологиянең милли тикшеренү үзәге» ФДБУ филиалының П.А. Герцен исемендәге Мәскәү фәнни-тикшеренү институтының белем бирү проекты кысаларында узды, ул 2014 елда радиология ММТҮнең Генераль директоры, РФнең үзәк төньяк-көнбатыш, төньяк-кавказ һәм көньяк федераль округларының баш онкологы, академик Каприн Андрей Дмитрий улы инициативасы белән старт алды.