Түбән Кама шәһәренең «Балалар экология-биология үзәген»дә дәресләргә йөрүче өлкән сыйныф укучылары ак халатлар киделәр һәм Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең эшләре белән таныштылар.
Балалар хастаханәнең эшен эчтән күрү турында хыяллана иделәр. ТКҮРКХ администрациясе ярдәме белән аларның хыялы тормышка ашты. Укучылар 2нче номерлы дәвалау корпусында булдылар. Биредә урнашкан барлык бүлекләрдә булдылар, өлкән шәфкать туташлары белән аралаштылар, уникаль җиһазлар күрделәр, сораулар бирделәр һәм аларга квалификацияле җаваплар алдылар.