ТКҮРКХ травматологлары 102 яшьлек пациентка оча-бот буынына эндопротезлау ясадылар. Озак яшәүче Николай Палканов оча-бот буынын сындырганнан соң травматология бүлегенә эләкте. Аңа югары технологияле операцияне табиб травматолог-ортопед, ТКҮРКХ травматология бүлегенең мөдире Виктор Сизинцев үткәрде. Оча-бот буынын алмаштыру операциясе бер сәгатькә якын дәвам итте. Шунысын да әйтергә кирәк, Николай Егорович үзенең 102 яшендә операцияне бик яхшы кичерде, “Якын арада йөриячәк”, - дип табиблар вәгъдә итәләр.